Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган китап күргәзмәсе (12+)

Ел саен бөтен дөньяда Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 15 март көнне Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. 2021 елда әлеге көн «Пластик материаллар белән чүпләүгә каршы көрәш» шигаре астында уза.
Бу вакыйга уңаеннан шәһәр Үзәк китапханәсенең уку залында «Кулланучы әлифбасы» дигән тематик китап күргәзмәсе оештырылды. Анда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый-норматив, фәнни-популяр һәм мәгълүмати материаллар тәкъдим ителә, алар һәркемне борчыган сорауларга җавап бирә алачак. Күргәзмәдә Россия Федерациясе Гражданнар кодексының кулланучылар хокуклары буенча маддәләре, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Федераль закон белән танышырга мөмкин.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар кулланучы буларак үз хокукларын дөрес итеп яклый белергә теләүче киң даирә укучылар өчен исәпләнгән. 
Шулай ук исегезгә төшерәбез, китапханә укучылары «КонсультантПлюс» хокукый-белешмә системасы хезмәтләрен куллана ала. Ул кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча актуаль юридик һәм белешмә мәгълүмат бирә.
Күргәзмә 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Теләге булган һәркемне күргәзмәдә көтеп калабыз.

Поделиться: